Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Тематик кичә "Театр иленә сәяхәт"

 Россиядә 2019 ел Театр елы буларак билгеләп үтелә. Якты-Тау авылы китапханәсендә шул уңайдан чәй өстәле артында китап сөючеләр өчен  "Театр иленә сәяхәт" дип исемләнгән тематик кичә булып узды. Кичә барышында кунаклар театр сәнгатенең тарыхы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, күренекле артистлар иҗатына багышланган презентация белән таныштылар.