Акция "Бәйрәм күчтәнәчләре".
Өлкәннәр һәм ялгыз яшәүчеләрне бәйрәм белән котлау максатыннан, Якты-Тау авылы китапханәсе "Бәйрәм күчтәнәчләре" дигән акция - аларны өйләренә барып хәлләрен белүне һәм күчтәнәчләр өләшүне оештырды. Ялгыз яшәүчеләргә бүләкләрне район хакимияте җибәрсә, өлкәннәргә китапханә үзе әзерләде.