Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Әдәби кичә «Өлкәннәргә бәйрәм сәламе».

 1 октябрь көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә, Иске Кади авыл җирлеге ярдәме белән,  «Өлкәннәргә бәйрәм сәламе» дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәмгә килгән әби-бабайларыбыз чәй өстәле артында яшь вакытларында яңгыраган җырларны кабат тыңлап юандылар, үзләренә багышланган шигырьләрне тыңлап куандылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.  Кыскача гына “Өлкәннәр көне”нең тарихы белән дә таныштылар. Иске Кади авыл җирлеге рәисе Мухутдинов Илназ Сотан улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап үзенең матур теләкләрен җиткерде.