Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Танып-белү сәгате "Көзге урманга сәяхәт".

"Нәни фантазерлар" клубына йөрүче балалар белән Якты-Тау авылы китапханәсе 23 сентябрь көнне "Көзге урманга сәяхәт" исемле танып-белү сәгате оештырды. Сәяхәт барышында балалар белән бергәләп көзге урманның матурлыгын, табигатьтәге төсләрнең күптөрлелеген күзәтеп сокландык, гербарий өчен көзге яфраклар җыйдык, урман аланында уеннар уйнап күңел ачтык, көз турында шигырьләр укыдык, табышмаклар әйтештек һәм "куян күчтәнәче" белән сыйландык. Урманда үз-үзеңне тоту, тәртип һәм саклану кагыйдәләре белән дә таныштык.Урманга сәяхәт барыбызга да бик ошады һәм бик файдалы узды.