Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Танып-белү сәгате “Ак, зәңгәр, кызыл төсләр – безнең яраткан төсләр”.

22 август  РФ дәүләт флагы көненә багышлап Якты-Тау авылы китапханәсе “Дәүләт флагы көне” («День Государственного флага Российской Федерации»)  исемле китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмә белән танышучылар биредә гимн һәм герб турында да кызыклы мәгълуматлар таба алдылар. Шулай ук әлеге күргәзмә янында “Ак, зәңгәр, кызыл төсләр – безнең яраткан төсләр”  («Белый, синий, красный цвет - символ славы и побед») дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды. Балаларга дәүләт флагының үткәне һәм бүгенгесе, төсләрнең нинди тирән мәгънәгә ия булулары һәм дәүләт флагының көче турында сөйләнде, дәүләт символларына сакчыл караш тәрбияләргә кирәклеге әйтелде.