Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Асфальтка рәсем ясау конкурсы “Тынычлык балалар күзлегеннән”.

30 август көнне Якты-Тау авылы китапханәсе, Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар кысасында,  “Тынычлык балалар күзлегеннән” дип исемләнгән асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырды. Малайлар һәм кызлар күңелләрендә йөрткән хисләрне бик теләп рәсемгә төшерделәр, туган ил тарихына багышланган тарихи даталарны барладылар, илдәге тынычлыкның бар нәрсәдән дә кадерле булуын һәм илебездәге халыкларның дус яшәүләрендә барыбызның да өлеше булуын тагын бер кат исләренә төшерделәр.