Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Акция “Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!”

Бүгенгесе көндә баланы мәктәпкә җыендыру бик зур чыгымнар сорый, бигрәк тә гаиләнең матди хәле мактанырлык булмаса. Шуңа күрә республикада бара торган “Балага мәктәпкә җыенерга ярдәм ит!” акциясе бик күпләр өчен кирәкле ярдәм. Якты-Тау авылы китапханәсе әлеге акция кысаларында эшен дәвам итеп, “Яхшылык җирдә ятмас” дип исемләнгән рейд – мохтаҗ гаиләләрнең өйләренә барып, уку кирәк-яраклары җыелмасы тапшыру оештырды. Быел 3 сыйныфка баручы Хакимов Илфат Әнәс улы һәм аның әнисе Наташа ханым мондый бүләк – ярдәмгә бик шатландылар. Киләчәктә мондый рейдларны дәвам итү күздә тотыла.