Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Акция "Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!"

  Бишенче ел рәттән инде Татарстан Республикасында матди ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен “Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” исемле акция үткәрелә. Бу акция кысаларында, мәктәпкә җыенырга ярдәм итү йөзеннән, укырга баручы балаларга уку өчен мөһим булган кирәк-яраклар салынган сумкалар бүләк ителә. Бу уңайдан Якты-Тау авылы китапханәсендә, клуб хезмәткәрләре белән берлектә, "Мәктәпкә бергәләп җыенабыз" дип исемләнгән марафон уздырылды. Ярдәм итәргә теләге булган һәрбер кеше әлеге чарада катнаша алсын өчен, алдан ук авыл кибетенә банка куелды. Җыелган ярдәм акчасына уку-язу кирәк-яраклары алынды. Ә 2 август көнне бүләкләрне ияләренә тапшыру тантанасы оештырылды.Каникулга авылга кайткан балалар да читтә калмады. Һәр класс укучылары аерым-аерым сәхнәгә чыгып үз һөнәрләрен күрсәттеләр һәм бүләкләрен алдылар. Бәйрәм барысына да бик ошады. Балалар да, оештыручылар да матди ярдәм күрсәткән һәр кешегә олы рәхмәтләрен белдерәләр.