Фольклор бәйрәме “Сабантуй”.
28 июль көнне Якты-Тау авылы китапханәсе, клуб хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен күңелле тамаша – Сабантуй бәйрәме уздырды. Балалар бик теләп халкыбызның милли уеннарында, кызыклы конкурсларда көч сынаштылар, Сабантуй бәйрәменең тамырлары белән таныштылар.