Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Тематический вечер «Без иманлы сәфәрдә».

Мәдәни - рухи мирасыбызны барлау максатыннан 18 май  көнне  Якты-Тау авылы китапханәсендә, мәдәният йорты һәм авыл мәчете белән берлектә,  «Без иманлы сәфәрдә» дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Бәйрәмгә авылыбызның барлык халкы, районнан һәм тирә-күрше авыллардан да кунаклар чакырылды.  Кичә барышында рәсүлебезне олылап салаватлар әйтелде, Коръән  сүрәләре укылды.  Якты-Тау авылы мәчете имамы Габдерәшит хәзрәт Галәветдинов Рамазан ае, уразаның саваплары һәм шартлары, пәйгамбәребезнең тормыш юлы, халкыбызның  күркәм гадәтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде.  Килгән кунаклар шул темага төзелгән кургәзмә белән дә таныштылар.