Информационная слайд-беседа "Асрый белгән кешегә – асыл кош”.
26 апрель көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә “Хуҗабикә” клубына йөрүчеләр өчен “Асрый белгән кешегә – асыл кош” дип исемләнгән мәгълумат сәгате уздырылды. Әлеге чара барышында укучыларга йорт тавыкларының төрле токымнары, аларны асрау үзенчәлекләре турында "Йорт кошлары асраучыларга" дигән слайд-презентация күрсәтелде. Төрле шартларда тавыкларны дөрес тукландыру турында файдалы киңәшләр тупланмасы да хуҗабикәләрдә зур кызыксыну уятты. Соңыннан, чәй табыны артында, укучылар үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.