Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Экологический урок “Канатлы дусларыбыз” .

Инде күптәннән апрель аеның беренче көне кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Чөнки нәкъ шул көнне 1906 елда Кошларны саклау турында Халыкара конвенциягә кул куелган. Якты-Тау авылы китапханәсендә шул уңайдан балалар өчен “Канатлы дусларыбыз” дип аталган экологик дәрес уздырылды. Дәрес барышында балалар бик рәхәтләнеп бу бәйрәмнең тарихын ачыкладылар, кошлар турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, электрон презентация ярдәмендә канатлы дусларыбыз турында кызыклы фактлар белән таныштылар.