Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Фольклорный праздник "Яз бәйрәме Нәүрүз".

25 март көнне Якты-Тау авылы китапханәсе  “Нәүрүз” бәйрәмен бик зурлап уздырды. Бәйрәмгә килгән кунаклар Кыш бабай белән Нәүрүзбикә оештырган төрле ярышларда, уеннарда бик теләп катнаштылар, мәкальләр, сынамышлар әйтештеләр, табышмакларга җавап эзләделәр.  Бергәләп Карга боткасы, тәмле коймак һәм самовардан кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәмнән барысы да күтәренке кәеф белән, җиребезгә иминлек һәм тынычлык теләп таралыштылар.