Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Тематический вечер “ХАНЫМ, СОЛТАНЫМ”

   8 март – барыбызның да көтеп алган, яраткан бәйрәме. Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан   Якты-Тау авылы китапханәсендә 6 март көнне “ХАНЫМ, СОЛТАНЫМ” дип исемләнгән кичә узды. Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче гаилә клубы әгъзалары, иң актив укучылар чакырылды. Алар бәйрәм өстәле артында гаилә, балалар, аш-суга кагылышлы сораулар буенча фикер алыштылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, җырлар тыңладылар.