Конкурсная программа “Хәрби хезмәт – чыныгу мәктәбе”.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Якты-Тау авылы китапханәсендә “Хәрби хезмәт – чыныгу мәктәбе” дип исемләнгән ярыш уздырылды. Ярышта ике команда “Армиядә бер көн” дигән программа буенча көч сынашты. Ир-егетләребез җыр-моңга, аш-суга осталыкларын, кыю һәм тапкыр булуларын, бар эшкә дә оста икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.