Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Литературный час “Җиңүләр җиңел бирелми”.

9 февраль көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә, "Юбилярда кунакта" проекты кысаларында, Татарстан Республикасының халык шагыйре, язучы, драматург, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган  “Җиңүләр җиңел бирелми”  дип исемләнгән әдәбият сәгате уздырылды. Әлеге чарада катнашучылар Фәнис Яруллинның иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар, шигырләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны тыңладылар.