Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Час общения «Җитәр гомер көзләрең, кайда кала эзләрең...»

Өлкән яшьтәге китап сөючеләр – Якты-Тау авылы китапханәсенең даими кунаклары. Алар бергәләшеп яшьлекләрен искә алырга, илдәге соңгы яңалыклар белән танышырга, укыган әсәрләре турында фикер алышырга яраталар. 4 февраль көнне булган очрашуда да шулар хакында сүз барды. Әби-апаларыбыз Бәркәтә авылы кунаклары белән дә бик теләп әңгәмә кордылар, уй-теләкләре белән уртаклаштылар.