Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Литературно- музыкальная композиция «Дуслар җыелган җирдә».

Якты-Тау авылы китапханәсе, Иске Кади авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе коллективлары белән берлектә ,“Дуслар җыелган җирдә" исемле әдәби-музыкаль композиция белән Әмир мәдәният йортында чыгыш ясады. Композиция җыр-бию, китапханәчеләргә багышланган такмаклар, шигырьләр, спектакльдән өзекләр белән үрелеп барды. Концерттан соң китапханәчеләр үзара фикер алыштылар, яңа эш алымнары һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.