Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Вечер-сюрприз «Кыш бабайга хат яки Яңа ел могҗизасы».

Яңа ел – барыбыз өчен дә көтеп алынган, зур бәйрәм, ә балалар өчен бигрәк тә.

Бәйрәмне тагын да күңеллерәк һәм истәлекле итәр өчен, Якты-Тау авылы китапханәсе, китапханә активы белән берлектә, 30 декабрь көнне,  балалар һәм физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен  «Кыш бабайга хат яки Яңа ел могҗизасы» дип исемләнгән бәйрәм тамашасы әзерләде. Сәхнәләштерелгән әкияти тамаша да, Кыш бабай белән Кар кызының бәйрәм котлавы  да тамашачыларга бик ошады. Алар үзләре дә җавапсыз калмадылар, бик матур итеп шигырләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Яңа ел бәрәменә багышланган рәсемнәр конкурсында да бик теләп катнаштылар.

  Бәйрәмнең спонсоры – Якты-Тау авылы мәчетенә барысы исеменнән дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.