Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Игра-соревнование "Лавка мастерства".

3 январь көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә балалар өчен “Лавка мастерства” дип исемләнгән уен-ярыш оештырылды. Китапханәдә балалар кызыклы викторина сорауларына бергәләп җаваплар эзләделәр, аннан соң саф һавада җитезлектә, чыдамлыкта, осталыкта көч сынаштылар. Дуслыкның һәм бердәмлекнең зур көч икәнен, осталыкның сере тырышлык булуын  тагын бер кат аңладылар, бергәләп рәхәтләнеп күңел ачтылар.