Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Игровая программа «Детство – это я и ты»

Яшәешнең төп мәгънәсе - балалар. Аларның елмаюы һәм бәхетле карашлары - җир йөзендәге иң зур байлыктыр, мөгаен. 1 июнь - җәйнең беренче көне һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт та әле ул. Шуңа да балалар өчен ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге бәйрәм уңаеннан Якты-Тау авылы китапханәсе дә, клуб белән берлектә, авылыбыз балаларына матур бүләк – кызыклы бәйрәм чарасы әзерләде.