Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Путешествие в старину "Әбиемнең серле сандыгы"

     Балаларны халкыбызның җуелмас ядкәрләре - милли киемнәр, бизәнү әйберләре, борынгыдан килгән йолалар  һәм көнкүреш кирәк- яраклары белән таныштыру максатыннан Якты-Тау авылы китапханәсендә   “Үткәннәргә сәяхәт ”  оештырылды. Балалар зур кызыксыну белән “Халкымның күңел бизәкләре” дигән күргәзмә белән таныштылар. Китаплардан борынгы чигү үрнәкләре, милли киемнәр турында мәгълумат тыңладылар.  Күргәзмәгә куелган калфак, түбәтәй, бала итәкле күлмәк һәм альяпкычларны үзләре дә киеп карадылар. Борынгы эш кораллары  белән “эшләделәр", каләм белән язарга өйрәнделәр.  Сәяхәт бик җанлы, кызыклы һәм файдалы узды.