Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Познавательно-игровой час "Көз, көз, әйт әле?"

5 октябрь көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә “Көз, көз, әйт әле?” дип исемләнгән уен-дәрес уздырылды. Дәрес барышында балалар көз турында шигырьләр укыдылар, көз көне өлгерә торган яшелчә һәм җиләк-җимешләр, аларның туган илләре, файдалы үзенчәлекләре турында кызыклы һәм файдалы мәгълумат тыңладылар. Көзге чорда уздырыла торган бәйрәмнәр һәм аларның тарихлары белән таныштылар. Башваткычлар һәм биремнәр чиштеләр, табышмакларга җавап эзләделәр.