Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Краеведческие посиделки "Әбиемнең серле сандыгы"

 “Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк” – ди халык. Тарих битләренә тагын бер кат күз салып, халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтердә яңарту, әби-бабайлардан бүгенге көнгәчә сакланып калган көнкүреш әйберләре, аш-су серләре белән таныштыру максатыннан, 23 сентябрь көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә "Әбиемнең серле сандыгы" дигән чара үтте. “Халкымның күңел бизәкләре” һәм “Татар халык ашлары” дип исемләнгән күргәзмәләр чарада катнашучыларга тагын да күбрәк мәгълумат бирергә ярдәм итте.