Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Информация сәгате “Терроризмның үлем адымнары”

Нәрсә ул терроризм? Бу сүз каян килеп чыккан? Мондый ситуациядә нәрсә эшләргә? Бу сорауларга җавап табарга теләүчеләр 19 сентябрь  көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә узган чарада  сөйләштеләр.Китапханәче  үзенең  чыгышында  теракт вакытында  кеше ничек сакланырга, нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә тиешлеге турында сөйләде. Ахырдан  һәрбер кешегә “Сак бул,терроризм!” дигән белешмәлек тапшырылды.  “Терроризмның үлем адымнары”  дип исемләнгән күргәзмә укучыларны бу теманы яктырткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырды.