Фольклорный праздник "Сабантуйлы балачак"
Татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары белән таныштыру максатыннан, 20 июль көнне Якты-Тау авылы китапханәсе, балалар өчен "Сабантуйлы балачак" дип исемләнгән фольклор бәйрәме оештырды. Бәйрәм барышында балалар Сабантуй бәйрәменең тарихы, килеп чыгышы белән дә таныштылар, традицион уен-ярышларда көч сынаштылар.