Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Театрализованный праздник “Сәламәтлек” планетасындагы могҗизалар”

   13 июль көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә “Сәламәтлек” планетасындагы могҗизалар” исемле театральләштерелгән бәйрәм узды. Балаларны бу мавыктыргыч әкияти сәяхәткә Чисталык патшабикәсе чакырды.  Алар бергәләшеп, кызыклы сәяхәтне бүләргә тырышкан Убырлы карчык һәм Шапшакбикә тудырган киртәләрне үтәр өчен, төрле сынаулар уздылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, уен-ярышларда көч сынаштылар. Бәйрәм барышында Чисталык патшабикәсе ничек дөрес итеп тешләрне чистартырга, чәчне тарарга, иртәнге зарядка ясарга икәнен аңлатты, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде, балаларга чиста, пөхтә йөрүнең әһәмияте турында бик күп мәгълумат җиткерде. Сәяхәттән соң балалар сәламәтлекнең кеше тормышында бик мөхим икәнлеген аңладылар. Соңыннан барысы да шул темага кагылышлы китаплар белән таныштылар.