Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Круглый стол “Мәңгелек хәтер” - “Вечная память”

Патриотик тәрбия бирү – китапхәнә эшендә иң төп юнәлешләрнең берсе. Ә туган ягының, туган авылының тарихын белмәгән кешене патриот дип әйтеп булмый. Тарихны барлау, авылдашларның үткән юлын, ил өчен башкарган эшләрен, сугыш елларында күрсәткән батырлыкларын киләчәк буыннарга да җиткерү,Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, читтә яшәүче якташларыбыз һәм авыл китапханә хезмәткәрләре тәкъдиме белән,  Якты-Тау авылында  һәйкәл ачу планлаштырыла. Бу максаттан, 27 июнь көнне китапханәдә “Мәңгелек хәтер” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Иске Кади авыл җирлеге башлыгы, китапханәче һәм оештырулар катнашкан бу чарада һәйкәл ачуга кагылышлы иң төп мәсәләләр- аңа урын сайлау, сызымнарын барлау,  сугышта катнашкан авылдашларның төгәл исемлеген ачыклау һәм үтәлү вакытлары тикшерелде, һәр эш өчен җаваплы кешеләр билгеләнде.