Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Акция "Кайсыгызның кулы җылы"

Якты-Тау авылы китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, оештырган "Кайсыгызның кулы җылы?" акциясенә авыл халкы бик актив кушылды. Бинабызда бер-ике атна эчендә 60 пардан артык җылы оекбашлар бәйләнде. Бөтен оекбашларга, хәрби хәрәкәтләрдә булучы солдат абыйларга атап балалар язган, хатлар салынды. Үзләре бәйли алмаган авылдашларыбыз акчалата ярдәм иттеләр, җылы носкилар, тәм-томнар, башка төрле күчтәнәчләр китерделәр. Барлык җыелган әйберләрне тартмаларга бүлеп тутырдык һәм Казан шәһәрендә әлегә хәрби өйрәнүләрдә булган солдатларга илтеп тапшырдык. 

   Шушы чарада актив катнашкан һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, томышларыбыз имин булсын!