Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Поле чудес «Профессии – путешествие в старину»

Күптән түгел Якты-Тау авылы китапханәсендә дә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында “Һөнәрләр – үткәннәргә сәяхәт” дип исемләнгән могҗизалар кыры уены уздырылды. Уен барышында китапханә кунаклары элек бик киң һәм мактаулы булган һөнәрләрнең кайберләре белән таныштылар, һөнәрләр тарихы турында кызыклы һәм күпкырлы мәгълумат алдылар. Уенның җиңүчесе булып Юсупова Айсылу танылды.