Конкурсно - игровая программа «Дуслык күпере – Мостик дружбы»
1 ноябрь көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышлап «Дуслык күпере –Мостик дружбы» дип исемләнгән уен-ярыш уздырылды. Уен барышында укучылар күпмилләтле илебез тарихы белән таныштылар, үткәннәргә сәяхәт кылдылар, бергәләп викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Соңыннан өйдә уку өчен китаплар алдылар.