Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Праздник поэзии «Серле Тукай доньясы»

26 апрель - Туган тел көнен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайдан башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә дә Якты-Тау авыл китапханәсе оештырган шигъри бәйрәмдә дә сүз күбрәк Тукай шигырьләре белән үрелеп барды. Чарада катнашучыларның барысы да аның иҗатын тирәнтен белүләрен һәм яратуларын күрсәтә алдылар - бик күп әсәрләрен яттан сөйләделәр, викторина сорауларына да төгәл итеп бик тиз җаваплар таптылар, әкиятләренә матур итеп анализ ясадылар. Кичә ахырында күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкардылар.