Район фестивале "Туган як җәүһәрләре”
23 март көнне Утыз Имән авылында "Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестиваленең чираттагы концерты узды. Якты-Тау авылы үзешчәннәре Иске Кади авылы мәдәният йорты коллективы белән берлектә (сәнгать җитәкчесе Муктасимова Рузилә) чыгыш ясадылар. "Аккалфак" түгәрәгенә йөрүче үзешчәннәребезнең чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.