Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Фольклорный праздник "Нәүрүз котлы булсын!"

Ямьле язның беренче улы МАРТ дөнья буйлап атлый. Март бар җиһанны уята: кар- бозларны эретә, агачларга җан өрә. Туган ягыбызга яз килә, Нәүрүз килә! Әйе, дуслар!  Элгәре заманнарда безнең бабаларыбыз Яңа ел бәйрәмен 22 марта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» дип атаганнар. Нәүрүз - язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган ха­лык бәйрәме ул. Нәүрүз ул - игелек, дуслык бәйрәме. Нәүрүз ул - тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, озын гомер теләгәннәр. 25 март көнне Якты-Тау авылы китапханәсе дә, мәдәният йорты һәм китапханә активы белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәмен бик зурлап уздырды. Бәйрәмгә килгән кунаклар Кыш бабай белән Нәүрүзбикә оештырган төрле ярышларда, уеннарда бик теләп катнаштылар, мәкальләр, сынамышлар әйтештеләр, табышмакларга җавап эзләделәр.  Бергәләп Карга боткасы, тәмле коймак һәм самовардан кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәмнән барысы да күтәренке кәеф белән, җиребезгә иминлек һәм тынычлык теләп таралыштылар.