Конкурсно-развлекательная программа “Гүзәлләрдән-гүзәл – Хатын-Кыз!”
4 матр көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, 8 март бәйрәменә багышлап “Гүзәлләрдән-Гүзәл Хатын-Кыз!” дип исемләнгән ярыш-кичә оештырылды. Ярышта авылыбызның иң актив, иң уңган хатын-кызлары катнашты. Алар аш-суга осталыкларын, җитезлекләрен, өлгерлекләрен, җыр-моңга һәвәслекләрен ярыш барышында бик оста күрсәттеләр, “Кулларыннан гөлләр тама” күргәзмәсенә куелган эшләр белән таныштылар. Кичә чәй өстәле артында истәлекләр белән уртаклашу һәм чын күңелдән сөйләшү белән тәмамланды.