Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Нравственный час "Ни хәлең бар, Кеше туганым?"

Ата-ананы олылау, дус-туганнарга ихтирам, әдәп-әхлак кагыйдәләре, күрше һәм кеше хакы, дөрес тәрбия, хак һәм нәхак... 10 февральдә Якты-Тау авылы китапханәсендә, клуб һәм ФАП белән берлектә узган, "Ни хәлең бар, Кеше туганым?" дигән әхлак сәгатендә кешенең һәм яшәешнең шул сыйфатлары турында сүз барды. Фельдшер Имамиева Р.Я. үз чыгышында сәламәт яшәү рәвеше, ата-ананың начар тәртибенең балага йогынтысы турында сөйләде. Шул темаларга багышланган кинофильмнар да китап укучыларга бик ошады.