Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Вечер-встреча со студентами «Найди свое призвание».

  3 февралдә Якты-Тау авылы китапханәсендә студентлар белән очрашу кичәсе узды.  Очрашу барышында студентлар үзләре укыган уку йортлары, студентлар тормышы, тулай торакта яшәү шартлары турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр, югары класс укучыларының сорауларына җаваплар бирделәр. Кунаклар узара шаян конкурсларда да көч сынаштылар, тапкырлыкларын, белемнәрен күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында чын күңелдән сөйләшү белән тәмамланды. Очрашу истәлеге итеп  барысына да  бүләкләр тапшырылды.