Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Конкурсно-игровая программа «Туган телем минем – иркә гөлем»

26 гыйнвар көнне Якты Тау авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Туган телем минем-иркә гөлем» исемле конкурс – уен чарасы үткәрелде. Катнашучылар төрле сүзлекләр, сөйләм этикетының нормалары белән таныштылар, алдан әзерләнгән язмалардан грамматик хаталарны төзәттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, "Буталган сүзләрне дөрес укы", "Мәкальләрне дәвам ит" уеннарында катнаштылар, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Кичәгә халык авыз иҗаты үрнәкләрен яктырткан "Алтын хәзинә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу чара укучыларга тагын бер кат безнең республикада барлык халыкларның да дус һәм тату яшәвен, бер-берләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итүен, ә барлык милләтләрнең телләре тыгыз үрелеп баруын аңларга ярдәм итте.