Вечер-конкурс "Вместе веселее"
Яңа ел каникуллары вакытында Якты-Тау авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, китап сөючеләр өчен “Бергәләп ял итәбез” дип исемләнгән ярыш-кичә оештырды. Кунаклар шаян конкурсларда, күңелле эстафеталарда, уеннарда бик теләп катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичә җыр-биюгә дә бай булды. Барысы да бәйрәмнән матур тәэсирләр белән таралыштылар.