Праздник духовности "Мәүлид бәйрәме"
Мәдәни - рухи мирасыбызны барлау максатыннан 17 декабрь көнне Якты-Тау авылы китапханәсендә, мәдәният йорты һәм авыл мәчете белән берлектә, "Мәүлид бәйрәме" уздырылды. Бәйрәмгә авылыбызның барлык халкы, районнан һәм тирә-күрше авыллардан да кунаклар чакырылды. Кичә барышында рәсүлебезне олылап салаватлар әйтелде, Коръән сүрәләре укылды. Чирмешән районы имам-хатыбы Рамил хәзрәт Ибрагимов Мәүлид бәйрәме турында, пәйгамбәребезнең тормыш юлы, халкыбызның күркәм гадәтләре турында эчтәлекле вәгазь сөйләде. Өлкән яшьтәге абый - апаларыбыз матур итеп мөнәҗәтләр әйттеләр, бәетләр укыдылар.