Әдәби - музыкаль композиция "Дуслар җыелган җирдә".
Күптән түгел Иске Кади һәм Якты-Тау авыл мәдәният йорты үзешчәннәре,авыл китапханәсе белән берлектә "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән әдәби музыкаль композиция белән Кара Чишмә авылында кунакта булып кайтты. Кичәдә җыр-бию, уен-көлке, такмаклар, театр елы уңаеннан, пьесалардан өзекләр тәкъдим ителде. Тамашачылар җылы кабул иттеләр.