Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Авыл көне "Якты - Тауым -гөмер бишегем"

17 август көнне Якты-Тау авылы оешуга 90 ел тулуга багышланган зур бәйрәм узды. Әлеге чараны китапханә авыл клубы белән берлектә оештырды. Программада котлаулар, ярышлар, кызыклы уеннар, җыр һәм шигырь юллары белән үрелеп барды. Бәйрәмгә бик күп кунаклар кайткан иде. Ул бик күңелле һәм истә калырлык булып узды.