Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби сәгать «Әйдәгез, Пушкинны укыйк!»

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, динле, милләтле кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.