Староутямышская сельская библиотека - филиал № 22

“Күренекле якташыбыз” дип аталган күргәзмә

    Иске Үтәмеш авыл китапханәсе    китап укучыларга якташыбыз  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты  Наил Шәйхетдиновның тууына 80 ел тулуга   багышланган “Күренекле якташыбыз” дип  аталган күргәзмә тәкъдим итте. Укучылар   күргәзмәдә  Наил  аганың  биографиясе, аны аның иҗаты белән таныштылар. Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты. Ул  башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.