Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Бәетләр, мөнәҗәтләр кичәсе "Күңелләргә иңсен иман нуры"

Авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре," Ак калфак"оешмасы белән берлектә "КҮҢЕЛЛӘРГӘ ИҢСЕН ИМАН НУРЫ "дип аталган бәетләр,мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде.Биредә авылыбыз остабикәсе Сахапова Нәзирә апа-корьән аятләре укыды,Валиуллина Рәйсә апа һәм Габшакирова Рәйханә апалар бик моңлы итеп мөнәҗәт әйттеләр,Мухутдинова Мәдинә апа "җомга вәгазьләре" ,ә Иктисамова Роза апа әнисе Фәхимә апаның язып калдырган бәетләрен укыды.Кичә бик эчтәлекле узды