Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Армиягә озату кичәсе "Ватанны саклау-изге бурыч"

Иске Кади авылы ике егетен Рәмзил белән Илһамны  армиягә озатты. Исән-сау әйләнеп кайтсын егетләребез, көтүчеләргә сабыр гына көтәргә язсын. Озатулары авыр булса да, хезмәт срогын тутырып кайткач "Мин армияне уздым" дип горурланып сөйләшүләре ни тора!

Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның диярлек үз йоласы - туган йортында дус-ишләре белән озату мәҗлесе уздырыла, кайбер авылларда никрутлар авылда йорттан-йортка кереп саубуллашып китә. Аның кайтуын авылдашларының бүләкләре, чиккән кулъяулыклар көтә...

Рәмзил һәм Илһамның  исән-сау хезмәт итеп кайтуларын барлык авыл халкы теләп кала.