Экологик акция"Чиста урам"
Иске Кади авылы җ ирлегендә урам-тыкрыкларны җыештыру буенча даими өмәләр оештырыла. Җәйге чистарту эшләрен башкару өчен район җитәкчелеге оешма-учреждениеләргә даими рәвештә өмәләр үткәрү бурычын куйды. Һәр хезмәт коллективы үз территориясен һәм авылда үзенә беркетелгән урамнарны чүп-чардан арындырырга, чисталык урнаштырырга тиеш.
Халык тырма-себеркеләр тотып капка төпләрендә эшли, әйләнә-тирәсен тәртипкә сала. Әлбәттә бу эштә китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмый.”Чиста урам” экологик акциядә катнашалар.