Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Чуваш халык бәйрәме "Акатуй"

Чирмешән стадионында узган чуваш халык бәйрәме “Акатуй”да күрше Аксубай, Әлмәт, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат районнары фольклор коллективлары белән беррәттән, Самара өлкәсе, Чуваш республикасы, хәтта ерак Оренбург өлкәсе делегацияләре дә катнашты.

Татар халкы гомер-гомергә чуваш халкы белән дус-тату яшәгән. “Акатуй” халык бәйрәмендә китапханә , мәдәният хезмәткәрләре катнашты һәм чыгыш ясады. Килгән кунакларга  татар авыллары үзебезнең татар милли аш-суларыннан  һәм кул эшләреннән ясалган татар өе тәкъдим иттеләр.Китапханәче Гыйрфанова Рушания йон эрләү буенча мастер-класс күрсәтте.