Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Хәтер һәм кайгы көне "Мәңгегә йөрәктә,йөрәктә"

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла.1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш ,Ватаныбызның 27 миллион  халыкыбызны югалтып , Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әти-бабаларыбызга баш иябез. 22 июнь көнне “Кояшкай” җәйге лагерга йөрүче балалар белән, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә,сугышта үлгән  авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында,”Мәңгегә йөрәктә, йөрәктә” Хәтер һәм кайгы көне уздырылды.Китапханәче Гирфанова балаларга сугыш башланган көн, авылыбызның  сугыш чорындагы авыр тормышы турында сөйләде.Кичәбезнең икенче өлешендә “Без тынычлык яклы” асфальтка рәсемнәр ясау оештырылды. Ватаныбыз иреге һәм мөстәкыйльлеге өчен сугышта һәлак булучыларга мәңгелек дан!