Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

ИПЧ "Россия наш дом"

Иске Кади авылы китапханәсендә ,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Россия көненә багышланган кичә үткәрелде. Китапханәгә мәктәптә оештырылган “Кояшкай” җәйге лагерьга йөрүче балалар килде.

Китапханәдә балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады.”Я гражданин России” һәм Россия детям” дип  исемләнгән бай эчтәлекле, төсле рәсемле, яңа китаплар аша балалар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.Балалар белән рәсем конкурсы уздырылды.